Матур юбилеегыз белән котлыйбыз!
Кадер мәктәбенең техник хезмәткәре Татьяна Александровна Юдинага бүген 45 яшь тулды.
Хөрмәтле Татьяна Александровна! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без сезне бик хөрмәт итәбез. Алга таба да тормыштан – ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеегыз!
Кайгы-хәсрәт Сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Хөрмәт белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев