Мария Кузнецова 95 яшьлек юбилеен билгеләде
Бүген Яңа Спас авылында яшәүче Мария Кузнецованы гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.
Мария Игнатьевна күп еллар "Правда" колхозында сыер савучы, бозау, дуңгыз караучы булып эшләгән, тыл хезмәтчәне. Ике бала тәрбияләп, бүгенге көндә 4 онык, 8 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яши.
Намуслы хезмәте, зур тормыш тәҗрибәсе, яхшылыгы, зирәклеге өчен Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов юбилярны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләген тапшырды.
Район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре Мария Кузнецовага нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, актив озын гомер теләп, музыкаль котлауларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев