Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Любовь Никонова: “Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел...”

Бүгенге көндә исән булган сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренең күпчелеге баштан узганнарын әнә шулай бер җөмлә белән әйтә.

Чөнки авырлыклар сугыш барган дүрт елга гына түгел, ә аннан соң да күп елларга сузыла. Ә бу бит әлеге малай-кызларның гомерләренең иң матур чагы, яшүсмер еллар, яшьлек вакыты була...

Зәйдә яшәүче 94 яшьлек Любовь Никоновага да  балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрергә туры килә.

Любовь Максимовна тумышы белән Чистай  районының Нагорный бистәсеннән. Аларның гаиләсе ярлы гына яшәсә дә, тату-дус була. Әтисе колхозда эшли, әнисе хуҗалык белән шөгыльләнә. Сугыш  башланганда Любовь Максимовнага  9 яшь кенә була. Ул өлкәннәрнең бергә җыелып, радио тыңлап, Германиянең илебезгә һөҗүме турында белгәч елаганнарын яхшы хәтерли

Яшь кыз өлкәннәргә кырда булыша башлый, терлекләр карый, фермада эшли. Эш авыр булса да, ул беркайчан да зарланмый. Һәркем үз хезмәте белән гомуми җиңү өчен өлеш кертүен яхшы аңлый ул.

-Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Сугыш еллары җиңел булмады. Азык-төлек һәм җылы кием җитми иде. Кешеләр әйберләр белән алмашып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү авыр вакытларда исән калырга ярдәм итте. Ач-ялангач булса булды авыл халкы, әмма дошманны җиңү өчен барын да эшләде, чәчүен дә чәчте, урак белән иген дә урды, урманын да кисте, окоп казырга да барды.  Җиңү хәбәрен авылыбыз халкы шатланып кабул итте. Әмма бу шатлык югалтулар ачысы белән катыш иде. Күп гаиләләр әтиләрен, абыйларын, улларын югалтты. Вакыт узу белән тормыш әкренләп үз юлына кайтты: хуҗалыклар торгызылды, яңа йортлар төзелде, мәктәпләр ачылды, - дип искә ала ул вакытларны Любовь Максимовна.

Бүген ул оныклары Һәм оныкчыклары белән истәлекләре белән уртаклаша, үткәннәрне истә тоту,  бик кыйммәткә төшкән тынычлык һәм ирекнең кадерен белүнең мөһимлеге турында сөйли. Зәйнең «Радость»  социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәтләр ала.

10 февральдә  тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Любовь Никоновага 94 яшь тулды. 

Любовь Максимовнаны туган көне белән якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады. Аны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

Любовь Максимовна – көчле рухлы кеше һәм барлык авырлыкларны үтеп чыга алган. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган ветеран  бүген дә хәрәкәттә бәрәкәт дип, ил-көнгә рәхмәт укып яши.

Шулай зурлаганнары өчен Любовь әби үзен котларга килгән кунакларга  олы рәхмәтләрен белдерде.  Ә район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре аның өчен концерт әзерләп килгәннәр иде. Алар иң матур, иң  моңлы җырларын ветеранга бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев