Күркәм юбилеегыз котлы булсын!
Бүген, 20 апрельдә Түбән Биш авылында гомер итүче, районыбызның олы хөрмәткә лаек заты Дамир Вагыйзь улы Насертдинов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Дамир Вагыйзь улы район тормышында хезмәте белән тирән эз калдыручы кеше. Ул 20 ел дәвамында Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы вазифасында, җаваплы хезмәттә тырыш хезмәт куйды. Бүгенге көндә алар тормыш иптәше Галина Владимировна белән төп нигезнең җылысын саклап, лаеклы ялда булуларына карамастан, үз хуҗалыкларын тулы куәттә алып барып яшиләр.
Уллары, киленнәре, оныкларына терәк булып, аларның кадер хөрмәтендә матур гомер итәләр. Аны матур гомер бәйрәме белән балалары, гаиләсе тәбрикли:
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә без балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итүегезне телибез.
65 яшьлек юбилеең,
Котлыйбыз, әтиебез!
Йөрәк түрләреннән чыга,
Сиңа әйтер сүзебез.
Улларым диеп, безне,
Кадерләп үстердегез.
Әниебез белән икәүләп,
Зур тәрбия бирдегез.
Аталарча кайгыртканың,
Өчен сиңа зур рәхмәт.
Синең йөрәк таудай олы,
Синең йөрәк-мәрхәмәт.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың Динар, Артур, Радик, киленнәрең Ләйсән, Роза, Гөлназ, оныкларың Рәзил, Әмир, Язилә, Айсинә, Сафина, Айзилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев