Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Бохарай авылында гомер итүче Пимен Семенович Захаровка бүген 70 яшь тула.

Безнең өчен иң кадерле кешебезне күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле кеше син. Туганнарың, хезмәттәшләрең арасында хөрмәт-дәрәҗәң бар.  Сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул, тыныч тормыш телибез. Гомер елларыңны иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен. Ходай насыйп итеп  алдагы көннәрдә дә  тигезлектә  балаларга сөенеп имин тормышта яшәргә язсын иде. 
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Мәңге яшә авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
 

Иң изге теләкләр белән тормыш  иптәшең Тамара, улың, кызың, кияү-киленең, оынкларың, барлык туганнар исеменнән апаң Зинаида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев