Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

Сәвәләй авылында гомер итүче Дмитрий Михайлович Агаповка бүген 70 яшь тула.

Якын, хөрмәтле күршебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле, матур гомер телибез. Натуш түти белән тигезлектә яшәгез. Бик изгелекле, киң күңелле кеше син. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, ачык җанлы кеше булып кал. Безгә шулай терәк булып, озак еллар иминлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. 

Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Якын күршебез, бөтен гомерең.
Сагыш белмә, борчу-хисләр синнән
Ерак йөрсен якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар
Ак бәхетләр генә бизәсен.

Иң изге теләкләр белән сине хөрмәт итеп Сергей, Хәлимә, кызлар, кияүләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев