Күркәм юбилеегыз котлы булсын!
Сармашбаш авылында туып үсеп, бүген Зәй шәһәрендә гомер итүче якын кешебез Марсель Хәйдәр улы Рәхмәтовны 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Тормышта син – игелекле ул да, ышанычлы ир дә, кайгыртучан әти дә, киң күңелле туган да. Син, мәгърүр лачын сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә беләсең, алдан сиземләп, ярдәмгә беренче киләсең, безне үз канатың астында җил-давыллардан ышыклап яшисең. Һәр туар көнгә шатланып яши белүең безгә дә яшәү көче, өмет, нур өсти. Син булганга өебез ямьле, табыннарыбыз мул, күңелләребез тыныч.
Киләчәктә дә шулай хыялларга бай, гади, кешелекле булып кал, тагын бик күп еллар исәнлектә-саулыкта, әти-әниләрне хөрмәтләп, туганнар белән аралашып, балаларның игелегенә, шәфкатьлелегенә, оныкларның бәхетенә куанып, тигезлектә, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын әле юбилеең –
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, куанычлар
Юлдаш булсын иде гомергә.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең Гөлүсә, улларың Алмаз, Азат, энеңнәр гаиләсе һәм барлык туганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев