Күркәм юбилеегыз котлы булсын!
Сармашбаш авылында яшәүче Рәсимә Шәяхмәт кызы Хәсәншинага 20 февральдә 85 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең өчен.
Әниебез 1959 елдан Сармашбаш авылы фельдшер-акушерлык пунк-тын җитәкләде. 46 ел буе тырыш һәм намуслы хезмәт куеп, ихласлыгы белән кешеләр күңелен яулады. Бүген дә син, әниебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә кешелекле, игелекле, абруйлы киңәшче. Алдагы гомер юлыңны шулай сау-сәламәт, күтәренке кәеф, туганнарың, балаларың, оныкларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа.
Табигатькә охшаш гомерләр дә —
Язлы да ул, җәйле-кышлы да.
Синдәй кеше булган өчен генә
Дөнья ямьле, моңлы-җырлы да.
Синең гомер үзе җәйгә охшаш,
Күңел җылысын бүләк итәсең.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен туар көннәрең.
Иң изге теләкләр белән улың Илдус-киленең Фәния, оныкларың Рөстәм-Айгөл, Ринат, Резидә, оныкчыкларың Әдилә, Язилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев