Күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез!
Бүген — 21 июньдә Югары Шепкә авылында гомер итүче кадерле әтибез Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновка 70 яшь тулды.
Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән әтиебезне күпләр хөрмәт итә. Без балалары аның белән гомеребез буе чын күңелдән горурланып яшибез. Ул үз гаиләсе тоткасы гына түгел, без балалары гаиләләре өчен дә җан атып яшәүче сөекле әти, бабай. Безнең алтын баганабыз булганы өчен мең рәхмәтләр яусын кадерлебезгә.
Әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның да хәсрәтен күрмичә, әниебез белән тигез гомер кичерүегезне телибез.
Кайчан кайтсак, әткәй каршы ала,
Киткән чакта кала озатып.
Туган йортның утын сүндермичә,
Безнең өчен яшисез җан атып.
Әни белән аккошлар кебек яшәгез сез,
Бирешмичә килгән картлыкка.
Киләчәгегез тагын да матур булсын
Һәм күмелсен бәхет-шатлыкка.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез,
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Камил, Азалия, Аделина. Бу теләкләргә әниебез Гөлфия дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев