Күркәм юбилеегыз белән тәбриклибез!
Зәйдә яшәүче кадерле кешебез Николай Павлович Иванов 5 февральдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сарсаз Баграж авылында туып үскән, бүгенге көндә тормыш иптәше Зоя Михайловна белән шәһәрнең Мирный бистәсендә үз йортларын тергезеп матур тормыш итүче якын кешебез гомере буе хезмәт сөеп яшәде. Башта озак еллар автомобиль транспорты предприятиесендә машина йөртүче булды, соңгы елларда шикәр заводында эшли.
Кадерлебез, олы юбилеең — 60 яшең котлы булсын! Син һәрчак тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшеп яшисең. Олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казандың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын!
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән кызың Ирина, улың Алексей, киявең Ринат, оныкларың Карина, София, барлык туганнар, кода-кодагыйлар. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Зоя Михайловна да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев