Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Куш-Елга авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Муллахмәт кызы Мөхәммәтҗановага бүген 65 яшь тула

Гүзәл ханым ярдәмчел, кешелекле, киң күңелле булуы белән авылыбызда олы хөрмәт яулады. Ул  төрле мәдәни чараларда актив катнашып, авыл тормышының матур бер бизәге булып яши. Хезмәтен  яратып намус белән башкара. Нинди генә эшкә тотынса да бар эшкә кулы ята.  Тынгысыз күңеле, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигыле өчен без аны бик хөрмәт итәбез. Гаиләсе дә күркәм, матур.

Гүзәл апа, сине матур юбилеең белән котлап, алга таба да хезмәтеңдә һәм тормышыңда уңышлар телибез. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Тормыш дилбегәсе кулдан ычкынмасын,
Ныклык бирсен Ходай яшәргә.
Яшьлектәге сыман, картлыкта да
Насыйп булсын әле яшьнәргә.

Изге теләкләр белән мәдәният хезмәткәрләре исеменнән  Зөлфия Имаметдинова.


Нет комментариев