Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Зәй шәһәрендә яшәүче Әлфинур Шәймәрдан кызы Гыйниятуллинага бүген 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Һәр көннең ямен, тәмен тоеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, имин тормышта яшәргә насыйп итсә иде Аллаһы Тәгалә. Киң күңелле, сабыр, олы йөрәкле син. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит безгә бик кирәк.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр барлык балаларың, оныкларың исеменнән улың Ленар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев