Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сарман районы Морбаш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче кадерле кешебез Гөлүсә Зәйнетдин кызы Хәйруллина бүген 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез кече яшьтән хезмәт белән чыныгып үсә, гаиләдә икенче бала буларак хуҗалыкта әти-әнисенә булыша, үсмер чактан җәйге чорда колхоз эшләренә йөри. Урта мәктәпне тәмамлауга, Зәйгә килеп урнашып, сәүдә системасында эшли. Читтән торып Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлый. Тырыш, хезмәткә бирелгәнлеген күреп алып, аны кибет мөдире итеп  билгелиләр. Шул рәвешле карьера үсеше китә, ул районның сельпо директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Хезмәте өчен күп кенә Мактау грамоталарына лаек була, 40 ел сәүдә системасындагы өзлексез хезмәте нәтиҗәсендә лаеклы ялга хезмәт ветераны статусында чыга. 

Әтиебез белән ике бала үстереп, безгә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Бүген алар ике онык, оныкчыклар тәрбияләшергә ярдәмләшеп яши. Нәсел дәвамчылары да үзләре кебек тырышлар, яхшы укыйлар, эшлиләр. Без – балалары хәзер барыбыз да Казан шәһәрендә яшибез. Кадерле әниебезне күркәм юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, озын, бәхетле гомер телибез. Уңышларыбызга сөенеп кенә матур киләчәкне каршыларга язсын аңа. 

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
 Изге теләкләр белән кызы Лилия, улы Марат, килене Резидә, оныклары Әмир, Таһир, оныкчык-лары Алина, Светлана. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар Камил белән Зөлфия дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев