Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Николай Петрович Маслов бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Бүгенге матур көндә күңелебездә булган иң матур теләкләребезне, булган бар рәхмәтләребезне сиңа җиткерәсебез килә. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, көчле рухлы кеше. Гомер юлың үрнәк итеп алырлык. Нинди генә эшләр башкарырга туры килмәгән сиңа, һәр эштә дә намуслы хезмәтең, тырышлыгың белән ихтирам яулагансың. Күңелең чиста, керсез, саф синең. Һәрвакыт имәндәй нык, сынмас-сыгылмас булдың, борчуларга баш имәдең. Гомер буена үз тырышлыгың белән яшәдең, хәләл көч түгеп хезмәт куйдың. Тормышыбыз бөтен, мул. Тормыш юлына аяк баскан чакта балаларыңа төпле киңәшләр белән ярдәм итеп торасың, шөкер. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Һәр туар таң сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, искәрмәс куанычлар алып килсен, теләкләрең тормышка ашсын. Сөекле әниебез белән пар канатта, балаларың, оныкларыгызның игелеген күреп, җылысын тоеп, тигезлектә озын-озак бәхетле гомер итәргә язсын.
Әтиле йорт - иң бәхетле нигез,
Шаулап ачыла капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны тулы,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән улың-киленең, кызың-киявең,  оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев