Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәйдә яшәүче Римма Михайловна Зверевага бүген 55 яшь тула.

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син тормыш сөючән, тырыш кеше, һәрвакыт күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора.  Хезмәт юлыңны медицинага багышладың. Тынгысыз, җаваплы, бик тә кирәкле хезмәтеңдә  уңышлар телибез. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Балаларың, оныкларыңның  игелеген күреп, сәламәт булып, Николай белән пар канатларыгыз каерылмыйча, бәхетле, тигез тормышта яшәргә насыйп булсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 
Котлы булсын юбилеең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән тутаң Светлана гаиләсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев