Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Югары Мәлем авылында гомер итүче Разия Тәүҗип кызы Рамазанованың бүген 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Назиф абый белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, безгә ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыгың. Бу теләкләргә Назиф абый да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев