Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Кадер авылында яшәүче Зөлфия Габделхак кызы Кашаповага бүген 60 яшь тула.

Кадерле әни-ебез, әбиебез, сине ихлас күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз. Туган йортыбызны  нурлы, матур итүче дә,  безнең өчен кайгыртучан газиз әниебез, әбиебез дә син. Син безгә һәрвакыт төпле киңәшләреңне бирәсең, йөрәк җылыңны бүләк итеп яшисең. Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Киләчәктә балаларың, оныкларыңа куанып,  озак еллар иминлектә яшәргә язсын сиңа. 

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев