Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж мәктәбенең татар теле һәм рус теле, әдәбият фәннәре укытучысы Валентина Валериановна Тазированы 60 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.
Хөрмәтле Валентина Валериановна, Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сәламәт, бәхетле булыгыз, пар канатларыгыз каерылмасын, туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев