Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

Сарсаз-Баграж мәктәбенең техник хезмәткәре Альбина Трофимовна Романовага бүген 50 яшь тула.

Хөрмәтле Альбина Трофимовна! Сезне матур юбилеегыз белән котлап, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без сезне бик хөрмәт итәбез. Алга таба да тормыштан — ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын.

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеегыз!
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!

Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.


Нет комментариев