Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Югары Баграж авылында яшәүче кадерле кешебез Николай Романович Тугашевка 18 мартта 60 яшь тула.
Кадерле улым, туганыбыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Киң күңелле, эчкерсез, сабыр кеше син. Тормышыбызны ямьләндереп, гаиләңне, без - туганнарың, якыннарыңны куандырып, матур гомер кичерәсең, хезмәтеңнән тәм табып яшисең. Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур, йортыгыз кунакчыл. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, имин көннәр, балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшең Светлана белән тигез тормышта бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр әниең, барлык туганнарың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев