Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Аксар авылында яшәүче Фирдәвес Мирза кызы Шакирҗановага 10 гыйнварда 85 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, син чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, без — балаларың, оныкларыңның игелеген генә күреп, сөенеч-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәргә язсын. Әле тагын күп еллар шулай безне туган нигезебездә каршы алып, озатып калып торсаң иде.

Юбилеең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев