Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Зәйдә яшәүче Сөббух Фәтхелбаян улы Ширияздановка 3 декабрьдә 70 яшь тула.

Кадерле энебез — төпчегебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең — юбилеең белән котлыйбыз. Һәрчак киң күңелле, мәрхәмәтле, туган җанлы, олы йөрәкле энебезгә корычтай нык сәламәтлек телибез. Тормыштан ямь табып, балаларыгыз өчен сөенеп яшәгез. Сез әле аларга бик кирәк. Ходай сезне аерым кайгылардан сакласын. Үткәннәрнең кадерен белеп, киләчәккә өмет белән яшә. Алга таба да борчу-авыруларга бирешмичә, улыңның, кызыңның игелеген күреп, Нурия белән җан тынычлыгында, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып озак яшәгез.

Бүген синең 70 яшең,
70 кышың, 70 язың.
Бездән теләк — сүрелмәсен
Нуриягә булган назың.
Шуңа өстәп телик саулык
Һәм уңышлар, бәхет-шатлык.
80-90 яшьтә сезне парлап
Көтеп торсын тигез картлык.

Иң изге теләкләр белән апаларың Кифая, Һидая, абыйларың Миргаяз, Котдус-Рәзинә, балаларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев