Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Чыбыклы авылында яшәүче Дамир Хәбир улы Багаутдиновка 20 сентябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең ныклы терәгебез, гомер буе гаилә бөтенлеге өчен тырышып, бер көн дә эштән калмыйча, авыл хуҗалыгы тармагында гел алдынгы урыннарда хезмәт куясың. Син безгә һәрвакыт төпле киңәшләреңне бирәсең, йөрәк җылыңны бүләк итеп яшисең. Алга таба да тигезлектә, балаларың, оныкларыңа куанып, озак еллар иминлектә яшәргә язсын сиңа. 

Бүгенгедәй гел елмаеп яшә, 
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. 
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын, 
Авырлыклар һич тә килмәсен! 
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән 
Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
Тормышыңны гел шатлыклар, 
Ак бәхетләр генә бизәсен. 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Альбина, балаларың Алина-Кирилл, Ринат-Венера, Фәридә,  Дания, Диләрә, оныкларың Алеша, Алиана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев