Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Галина Николаевна Минеевага 9 декабрьдә 60 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан әбиебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз.
Дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кеше син. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез, оныкларыңның яраткан әбиләре. Сагынып, ашкынып туган нигезгә кайту - безнең өчен зур куаныч. Безне әтиебез белән һәрчак якты йөз белән көтеп аласыз, озатып каласыз. Якты өебезнең утлары сүнмәсен, без - балаларыгызның йөрәк җылысын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бу күркәм бәйрәмдә сиңа иң зур теләкләребезне җиткерәсебез килә: сәламәтлектә һәм тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта яшә. Туачак таңнар аяз булсын, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әтиебез белән бәхетле гомер кичерергә язсын.
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Кадерлебез, бөтен гомерең!
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Альбина-Азат, Евгений-Светлана, оныкларың Данил, Диана, Эмиль, Ясмина. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев