Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!
Аксар авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Мансур Идрис улы Гатин шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез, сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син безнең ныклы терәгебез, гомер буе гаилә бөтенлеге өчен тырышып, бер көн дә эштән калмыйча, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, гел алдынгы урыннарда хезмәт куйдың. Безне кешеләрне хөрмөт итәргә, хезмәт яратырга өйрәттең. Син безгә һәрвакыт төпле киңәшләреңне бирәсең,, йөрәк җылыңны бүләк итеп яшисең. Әниебез белән бергә тормыш коруыгызга кырык ел тулды. Алга таба да тигезлектә, безнең терәкләребез булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар иминлектә яшәргә язсын сезгә.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй әти
Булганда яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең
Күрше-тирә, дус-туганга
Бик ярдәмчел дә үзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакта да,
Син югалып калмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Бәхет, шатлыкка тулып.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Насыйп итсен озак еллар,
Әти, диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып,
Синең кебек яшәргә.
Сине яратып балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев