Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән!

Гомерен халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлаган хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе – Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Тәкъсин улы Ситдыйков 6 мартта күркәм бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


Радик Тәкъсинович – зирәк акыллы, бай хезмәт тәҗрибәсе булган җитәкче, җирлектә эш барсынга зур тырышлык куя, үткән барлык чараларда, эшләрдә үзе дә актив катнаша. Авыл җирлегебез халкы аны кешелекле, ярдәмчел, ипле, игелекле булганы өчен хөрмәт итәләр.

Хөрмәтле Радик Тәкъсинович, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең иңнәрегездә – гаять җаваплы, кешеләр белән аралаша, аларны тыңлый һәм ярдәм итә белү сәләте, түземлелек, үзеңне ахыргача эшкә җигә белүне сорый торган хезмәт. Куйган максатыгызга колач җәеп атлаучы, тәвәккәл, тынгысыз ир-ат Сез, һәр башлаган эшне ахырына кадәр күркәм итеп башкарып чыгасыз. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух ныклыгы телибез. Бүгенге көн куйган проблемалар, бурычлар алдында югалып калмыйча, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, тормыш иптәшегез Тәкыя Мисхәтовна белән пар канатлар булып, балалар, оныклар игелегенә төренеп, муллыкта, җан тынычлыгында бәхетле озын гомер итегез.

Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте,

Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә.

Бәхетегез тулып, ташып торсын –

Без калабыз шушы теләктә.

Хөрмәт белән Дүрт-Мунча авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев