Күркәм юбилеегыз белән!
Кәдек авылында үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә гомер итүче сөекле тормыш юлдашым, яраткан әниебез, әбиебез Сиринә Зөфәр кызы Хөснетдинованы 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Иң якын, иң сөекле, иң ягымлы, иң кадерле кешебез син безнең! Таянычыбыз, ышанычыбыз, туган йортыбызның җылысын кадерләп саклаучы да син. Барысы-барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа!
Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, муллык, җан тынычлыгы телибез. Бер-беребезгә кирәк-терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып әтиебез, балаларың, киявенең, оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев