Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән!

Баграж авыл җирлеге баш хисапчысы Зинаида Александровна Утяганованы чын күңелебездән күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Зинаида Александровна, син хезмәтеңне һәрчак күңел җылысын салып башкарасың. Эшчәнлегеңнең уңышлы нәтиҗәләре артында гаять зур хезмәт, эшкә заманча якын килү, сиңа хас булган эшлеклелек, кешелеклелек сыйфатлары ята. Синең тырыш хезмәтең республика, район тарафыннан югары бәяләнде: “Авыл хуҗалыгы санын алуда актив хезмәте өчен”, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен”  медальләре, “Сайлауларны оештырудагы хезмәтләре өчен” ТР Үзәк сайлау комиссиясе күкрәк билгесе, ТР Министрлар Советы Рәхмәт хаты, ТР муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасы, район башлыгы Рәхмәт хатлары – тынгысыз хезмәтеңнең нәтиҗәсе. Юбилей – ул һәрчак бер этап, һәрвакыт үткәннәргә борылып карау, якынча нәтиҗәләр ясау, яшәлгән еллар турында уйлану һәм шуның белән бергә яңа омтылышлар, максатлар һәм хыяллар да. Син  уңган хуҗабикә дә, кадерле әни дә, тормыш иптәшеңә тугры тормыш юлдашы, таяныч та. Алга таба да гомер юлың сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларың, оныкларыңның  игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Пар канатларыгыз каерылмасын, сәламәт, бәхетле бул. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелеңне яктыртып торсын.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Гомер юлың сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисең.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше син.

Хөрмәт белән Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана

Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев