Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Бибиниса Мөхәммәтдин кызы Уразмановага 3 майда 85 яшь тула.

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең — олы юбилеең белән котлыйбыз. Син бөтен гомереңне, бөтен җан җылыңны безгә багышладың. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа! Игелекле тыныч картлыкта, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып, сәламәтлек белән озын-озак яшәргә язсын сиңа.

Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Рәхмәт, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән балаларың Фәндүс-Раушания, Әнисә-Рамис, Хәлил-Гөлнара, Айрат-Зөлфия; оныкларың Илдус-Регина, Ирек-Лилия, Айсылу-Игорь, Булат, Салават, Айнур, Әдилә, Әмир; оныкчыкларың Марсель, Айзилә, Данис, Дарина, Луиза, Лениза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев