Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Кифая Вәлиуллинага туган көн котлавы

Матур табигатьле Кәдек авылында туып, хәзерге көндә Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинаның 15 ноябрьдә туган көне.

Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән аенда туган апабыз, әниебез, әбиебез, сине шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Сиңа Ходай Тәгалә шәфкатьлелек, сабырлык, туган җанлылык сыйфатларын мулдан биргән. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, йорт-җиреңне тәртиптә тотасың. Без – туганнарны ачык йөзең, мул табының белән каршы аласың. Шөкер, әле кышкы озын көннәрне синең җылы кочагыңда үткәрәм, зур рәхмәт сиңа, апа.
Ал әле, апам, рәхмәт сүзен,
Шушы булсын олы бүләгем.
Картаелды дип кайгырма әле,
Өлкәннәрдә акыл, сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар 
                                       күп була,
Әле дә син бар үрнәк алырлык.
Изге теләкләр белән туганнарың Миргаяз-Зөлфирә, Һидая, Котдус-Рәзинә, Сөббух-Нурия, кызларың, киявең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев