Кадерлебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Югары Шепкә авылында яшәүче Әлфинур Миңнехан кызы Шәрәфиевага 24 ноябрьдә 75 яшь тулды.
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең һәм Аналар көне белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без — балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар-оныкларыңның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк —
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев