Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Кадерле кешебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Светлана Михайловна Журавлеваны ихлас күңелдән 60 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез, син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай  сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Әтиебез белән балалар-оныкларыгызның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар тигезлектә сәламәт булып яшәргә язсын. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр бн тормыш иптәшең Юрий, улың Эдуард, кызың Эльвира, киявең Илназ һәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев