Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Кадерле кешебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Зәй шәһәрендә яшәүче Зинаида Петровна Григорьева 1 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән якыннары котлый.

Кадерле әниебез, әбиебез, туганыбыз! Ихлас күңелдән сине олы юбилеең белән котлыйбыз.

Районыбызның Якты Күл авылында туып, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче сөекле кешебез тормыш юлын тырыш хезмәт белән бизәде. Май заводында, ГРЭСта эшләде, тормыш авырлыкларыннан беркайчан да зарланмады. Алар әтиебез Александр белән 48 ел тату гомер иттеләр. Кызганыч, әтиебез инде арабызда юк, әмма әниебез һәм без аны күңел түрендә саклыйбыз.

Әниебез, туганыбыз! Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп гомер итәргә насыйп булсын.

Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әни,
Картаюны белмә гомергә.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Изге теләкләр белән улың Олег, кызың Любовь гаиләләре, онык-оныкчыкларың, кияүләрең. Бу теләкләргә туганнарың Красновлар һәм Кузнецовлар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев