Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Кадерле әтиебез, бабабызны юбилее белән тәбриклибез!

Югары Пәнәче авылында яшәүче Җәмил Гариф улы Шакировка 23 декабрьдә 85 яшь тула.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез, бабабыз! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, матур итеп яшисең. Тормышта безгә үрнәк, терәк-таяныч, һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз булып торасың. Янәшәбездә синең кебек әтиебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашып яшәсәк иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сиңа. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.

Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев