Кадерле әтиебез, бабабызны гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
5 февральдә безнең гаиләбездә матур бәйрәм: кадерле кешебез Рәйхәт Мөхәммәтдин улы Сәхабиев 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.Без аны барлык балалары, оныклары, тормыш иптәше чын күңелдән тәбрик итәбез.
Хәзерге вакытта шәһәрнең Перцовка бистәсендә гомер итүче Рәйхәт Сәхабиев районыбызның Имәнлебаш авылында биш балалы ишле гаиләдә туып үскән. Кече яшьтән хезмәт белән яшәүгә күнеккән мөхтәрәм зат әле бүген дә сафта, хезмәттә. Ул озак еллар шәһәрнең автоагрегат заводында эшләп абруй казанды, хәзер исә Чаллы шәһәрендә бер оешманың машина йөртүчесе булып эшли.
Үз шәхси нигезен булдырып, хуҗалыкны бөтен, караулы тотуга һәрчак игътибарлы. Ул, чын мәгънәсендә, безнең гаилә дип аталган кече дәүләтебезнең ышанычлы башлыгы. Авылдашы Галияне гомерлек пары итеп, бер кыз, бер улга гомер биреп, хәзер 7 оныкның яраткан әби-бабалары булып, соклангыч гомер итә алар. Төп нигездәге җылылык барча туганнарга да җитә.
Кадерлебез, син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җиңеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.
Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без – балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әткәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын йөрәгең.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галия, кызың Ләйсән, киявең Илдар, улың Илнур, киленең Резидә, 7 оныгың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев