Кадерле әти-әниебезне туган көннәре белән тәбриклибез!
Куш-Елга авылында яшәүче кадерле әтиебез Мәгъсум Мансур улы Хөсәеновның – 15 гыйнварда, газиз әниебез Энҗүдә Мөктәсим кызының 16 гыйнварда туган көннәре.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртен сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә гомер итәргә насыйп булсын. Бер-берегезгә, без – балаларыгызга терәк һәм киңәшче булып озак яшәгез, һәрчак сәламәт булыгыз, сез бит безгә бик кирәк! Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Якты маягыбыз булып балкып,
Җылы кояшыбыз булыгыз.
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз һәм оныкларыгыз исеменнән Альбина-Илназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев