Кадерле әниебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Кадер авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Зөлфия Габделхак кызы Кашапованың 14 майда туган көне булды.
Газиз әниебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Синең тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Син, әни, авырлыкларны җиңеп, сабыр, көчле рухлы булып, һәр көнеңне безнең өчен — балаларың өчен яшәдең. Безне дә сабыр булырга өйрәттең. Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды. Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Киләчәктә дә ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып озак яшә. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, әбиебез дип өзелеп торган оныкларың, балаларың янәшәсендә зирәк акыл, тән сихәте белән, җылы кояшыбыз булып, безне сөендереп, озын-озак яшә.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет — син булгач.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән балаларың һәм оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев