Кадерле әниебез һәм әбиебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Петровна Григорьеваның 30 октябрьдә туган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине ихлас күңелебездән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче нык-лы таянычыбыз, яклаучыбыз. Туган йортыбызны нурлы, матур итүче дә, әтиебезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, ә безнең өчен кайгыртучан газиз әниебез, әбиебез дә син. Гаиләбез учагы озак еллар барыбызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын. Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Әтиебез белән тигезлектә балаларыңның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак елллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән балаларың Евгений-Вероника, Петр-Татьяна, Александр, оныкларың Ярослава, Глеб, Игнат, Злата, Настя. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев