Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, әбиебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәсимә Габдрахман кызы Камаловага 20 февральдә 85 яшь тулды.

Районыбызның Куш-Елга авылында туган, озак еллар шәһәрдә хатын-кызлар арасында дини эшләрне әйдәп барган мөхтәрәм әниебез бүгенге көндә Чаллыда кызы тәрбиясендә яши. Әтиебез Сәгыйть хәзрәт Камалов — Зәйнең имам-мөхтәсибе булып хезмәт куйды, олы хөрмәткә лаек иде. 

Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Биш вакыт намазыңда беребезне дә калдырмыйча, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек, муллык сорыйсың, изге теләкләреңне юллыйсың. Ходай синең үзеңә дә тән сихәтлеге, гомер бирсен. Гомер буе без — балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әни.

Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев