Кадерле әниебез, әбиебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
8 октябрьдә Югары Мәлем авылында яшәүче Лиюдә Насыйбулла кызы Фәтхуллинаның гомер бәйрәме — туган көне. Аңа 88 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез! Гомер бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп тыныч картлыкта гомер итүеңне телибез сөеклебез.
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
88нче гомер бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Изге теләкләр белән биш баласы, кияү-киленнәре, тугыз оныгы, 16 оныкчыгы исеменнән кызы Роза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев