Кадердән Рима Фәрхетдиновага 55 яшь
Кадер урта мәктәбендә пешекче булып хезмәт куючы Рима Әгъләмша кызы Фәрхетдиновага 14 ноябрьдә 55 яшь тула.
Хөрмәтле Рима ханым, сезне матур юбилеегыз белән котлап, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без сезне бик хөрмәт итәбез. Укучыларыбызны тәмле ашлар белән сыйлыйсыз. Рәхмәт сезгә игелекле хезмәтегез өчен. Алга таба да тормыштан – ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеегыз!
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев