Кадер урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Әлфәт Галимҗан улы Биккининга 4 ноябрьдә 55 яшь тула
Мәгариф өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәт куючы, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын яулаган Әлфәт Галимҗановичны юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз.
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелләрне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бар көчегезне балаларга белем бирүгә багышлаган зат Сез, эчкерсез, ихлас, ягымлы булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев