Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Галина Демьяновна Леонтьевага 8 ноябрьдә 65 яшь тула

...

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең тая-нычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без — балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың Ирина-Юрий, Эдуард-Олеся, оныкларың Максим, Екатерина, Денис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев