Югары Шепкә авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Нурзия Харис кызы Хәсбәтуллинага 26 июньдә 60 яшь тула
...
Газиз кешебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, туганнарың янәшәсендә, әтиебез белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафик, кызларың Индира, Ильмира, кияүләрең Ленар, Равил, оныкларың Арина, Зарина, Ильвина, Тимур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев