Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Югары Мәлем авылында яшәүче Миргасыйм Мөхәммәтдин улы Сибгатуллинга 25 июньдә 65 яшь тула

...

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең. Син — бу тормышта безнең таянычыбыз, яклаучыбыз. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын иде.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнә син!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ольга, балаларың Светлана, Виктор, Гөлназ, киявең Виктор, оныкларың Анастасия, Матвей, Радмир, Маркел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев