Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Юбилей белән котлыйбыз!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле кешебез Юрий Иванович Журавлевка 1 декабрьдә 60 яшь тула.

Яраткан дәдәбез, туганыбыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Киң күңелле, эчкерсез, сабыр кеше син. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчел булганың өчен сине ихтирам итәбез, яратабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, җиңгәбез Светлана белән тигез тормышта бәхетле гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, матур бәхетле гомер итәргә насыйп булсын.

Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.


Иң изге теләкләр белән сине яратып сеңелләрең Галина, Светлана, кияүләрең Григорий, Фәрит, балалар, Зина тутаң. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев