Юбилей белән котлап
26 ноябрьдә Сармашбаш авылында гомер итүче якын кешебез Җәвидә Таһир кызы Әюпованың 70 яшьлек юбилее.
Җәвидә моннан 50 ел элек Буа районы Суыксу авылыннан Сармашбашка килен булып төште. Шул вакыттан алып алар Миргарифан белән авылыбызның күркәм гаиләсе булып матур, тигез тормыш кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагында тырыш, фидакарь эш белән үткәрделәр.
Без бер авылда яшәп, бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре Җәвидә Әюпованы чын күңелдән гомер бәйрәме-юбилее белән котлыйбыз!
Җәвидә!
Алдагы тормышың да бүгенгедәй кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып Миргарифан белән озак яшәвегезне телибез.
Күңеле алтын кешенең бәйрәме дә күңелле,
Көн дә үткәрәсе килеп тора синең туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә мактыйсы килеп тора,
Мактап тормыйм, шәплегеңне барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен, туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен, балалар иркәләвен.
Шатлыкларың артып торсын, калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк, нәрсә генә дисәң дә.
Иң изге теләкләр белән элекеге хезмәттәшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев