Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы иясе, район авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән Рифкать Мидхәт улы Фәрдиев 5 февральдә 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Күркәм юбилеегыз уңаеннан сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлыклы көннәр, матур тормыш телибез. Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын, хөрмәтле ветераныбыз!

75 яшь. Артта озын юллар,

Шатлык, сагышлары булгандыр.

Чәчләргә дә инде чал йөгергән,

Еллар чоры шулай кунгандыр.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Юбилеегыз белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер итеп

Яшәвегезне генә телибез.

Ихтирам белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев