Шәһәрнең 6нчы мәктәбе директоры Ләйсән Юныс кызы Камалиева бүген 50 яшьлек юбилеен билгели.
Хөрмәтле Ләйсән Юнысовна, Сезне юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Иң изге теләкләр белән 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Нет комментариев