Юбилеегыз котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче әтиебез Александр Николаевич Бикановка бүген 70 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Чын күңелдән сине юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Күп еллар мәктәптә эшләп, үзеңне талантлы, кешелекле җитәкче һәм балаларга белем-тәрбия бирүче, аларны яхшы аңлаучы остаз буларак күрсәттең. Безне дә үстердең, кеше иттең. Бәхетле балачак, төпле киңәшләрен өчен мең рәхмәт сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, озын-озак еллар буе тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мария, балаларың, киленең, киявең, оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев